Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра
Конкурс ике яшь категориясендә уздырыла: 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында.
(Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Конкурс ике яшь категориясендә уздырыла: 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында. Һәр катнашучы игълан ителгән номинация кысаларында бер яисә берничә проект тапшырырга тиеш.
Конкурс дүрт этапта уздырыла.
Беренче яшь категориясе өчен:
1 этап - 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 24 февраленә кадәр - Конкурста катнашуга заявкалар кабул итү;
2 этап - 2020 елның 25 февраленнән 1 апреленә кадәр - проектларга читтән торып экспертиза уздыру һәм кара-каршы утырып сөйләшү (очный) этабында катнашучыларны билгеләү;
3 һәм 4 этаплар - 2020 елның ноябре - "Артек" халыкара балалар үзәгендә проектларны презентацияләү, яклау һәм кара-каршы утырып сөйләшү (очный) этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы.
Икенче яшь категориясе өчен:
1 этап - 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 24 февраленә кадәр - Конкурста катнашуга заявкалар кабул итү;
2 этап - 2020 елның 25 февраленнән 1 апреленә кадәр - проектларга читтән торып экспертиза уздыру һәм кара-каршы утырып сөйләшү (очный) этабында катнашучыларны билгеләү;
3 этап – 2020 елның 1 апреленнән 6 июненә кадәр - очный этапта катнашучылар федераль кара-каршы утырып сөйләшү (очный) буенча чарада проектларын презентациялиләр һәм яклыйлар.
4 этап – 2020 3 июненнән 6 июненә кадәр - Петербургта халыкара икътисадый форум мәйданчыгында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
Мисал өчен, “Минем авылым” номинациясе кысаларында Россиянең авыл территорияләрен үстерү, авылларның һәм тарихи җирлекләрнең мәдәни-тарихи мирасын саклап калу өлкәләрендәге проектларны гамәлгә ашыручы яшьләрнең катнашуы күздә тотыла.
Конкурста катнашуга заявкалар 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурсның шартлары турындагы тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: www.moyastrana.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев