Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 30 педагог 100 мең сумлык грант откан

Грантларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы педагоглар алачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү учреждениесенең иң яхшы педагогы» грантын алучылар билгеләнде. 100 мең сум күләмендәге грантларны 30 укытучы алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Бәйгегә мөгаллимнәрдән 78 гариза килгән. Грантларны Казанның – 6, Чаллының – 5, Түбән Кама районының 2 мәктәбе һәм башка муниципаль берәмлекләрнең гомумбелем бирү оешмаларыннан 30 педагог откан.

Грант алучылар исемлеге белән министрлык сайтында, сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев