Татарстанда 54 яшьлек ир-ат гаражда янып үлгән
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.
(Тәтеш, 11 май, “Тәтеш таңнары”). Бүген төнге Татарстанның Әгерҗе шәһәре Чехов урамында янгын чыкты. Аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Биредә гаражга ут капкан, аның тирәсендә куе төтен баганасы хасил булган. Ут белән көрәшүчеләр урынга берничә минут эчендә килеп җиткән. Гаражда 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.
Берничә минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sunderelmagan-tamake-topcege-arkasynda-54-yaslek-ir-at-garazda-yanyp-ulgan-5854374
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев