Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер ир-ат ут капкан йортның тәрәзәсеннән өч күршесен алып чыккан

Кукмара районының Тырыш авылында янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат ут капкан йортның тәрәзәсеннән өч күршесен алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Республиканың Кукмара районы Тырыш авылында янгын чыгуы хакында хәбәр 112 бердәм номерына кичә 4.57 сәгатьтә килгән. Бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр ялкын телләре ялмап алган өйдә өч кеше булуы хакында хәбәр иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Уңыш» ирекле янгын сагы хезмәткәрләре ут капкан йорт янына 10 минут эчендә килеп җиткән. Ут белән көрәшүчеләрне күршеләр каршы алган һәм янгын чыккан вакытта йортта яшәүчеләрнең әле татлы йокыда булуы хакында әйткән. Алар төтен исен сизеп йокыдан уянган һәм веранда аша урамга чыкмакчы булган, әмма ялкын телләре аларның юлын томалаган. Шул чакта күршедә яшәүче ир-ат өйнең тәрәзәләрен коеп төшергән һәм тәрәзә аша кешеләрне урамга алып чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 56 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын өйне һәм веранданы тулысынча юк иткән.

Күршедә яшәүче ир-ат янгыннан 90 һәм 67 яшьлек хатын-кызларны, шулай ук 57 яшьлек ир-атны коткарган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189456/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев