Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бурсыкка ау сезоны ачылды

Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

(Тәтеш, 17 август, "Тәтеш таннары"). Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:15 августтан республикада бурсыкка ау сезоны ачылды. Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, бурсыкны аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-ауларга ярдәм итүче ояда булган этләргә булышу өчен ояларны өлешчә казудан тыш(ау тәмамланганнан соң, казылган оя участоклары тулысынча җир белән күмелергә тиеш), бала чыгара торган ояларны җимерү һәм казу;

-аякны тота торган корыч дугалы стандарт капкыннар куллану;

-һәвәскәр һәм спорт авында, 8 миллиметрдан артык калибрлы, сырлы озын көпшәле аучылык ату коралын һәм сырлы көпшәле катнаш аучылык ату коралын куллану;

-элмәкләр куллану;

-пневматик ау коралын куллану;

-ятьмәләрне һәм ятьмәләрдән ясалган башка тоту җайланмаларын куллану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев