Татарстанда чикләү чаралары гамәлдә
30 октябрьдән башлап һәм санитария-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплексларында), биналарда урнашкан аттракционнарның, букмекер конторалары, компьютер һәм интернет-клублар, боулингларның эшчәнлеге туктатыла.
(Тәтеш, 3 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, чикләү чаралары эпидемия торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Тәтешлеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәсе килә, вакцина ясатмаган һәм соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 30 октябрьдән мәҗбүри изоляция кертелде.
Эшләми торган көннәр вакытында кафелар һәм рестораннар вакцинацияне яки соңгы алты ай дәвамында авырганлыкны раслаучы QR-кодлары булучылар өчен генә эшләүләрен дәвам итәләр. Искәрмә – өйгә китереп бирү, заказларны чыгару, илтү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелә.
Шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның QR-код күрсәткәндә спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-клубларга һәм аквапаркларга керә алу мөмкинлеге бар.
Сәүдә үзәкләренә, азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату объектларына, мәйданы 150 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә залына керү өчен, шулай ук QR-код кирәк.
Эшләми торган ял көннәрендә теләсә нинди тамаша-күңел ачу һәм башка күмәк чаралар үткәрү тыела.
Кафелар һәм рестораннар төнлә эшләмәячәк. Аэропортларда, вокзалларда һәм җәмәгать туклануы өчен торак пунктлардан читтә урнашкан юл буендагы хезмәт күрсәтүче объектларга төнлә эшләү рөхсәт ителә.
Даруханәләр һәм заправкалардан тыш, барлык кибетләр дә 23 сәгатьтән соң иртәнге сәгать 6га кадәр эшләвен туктатачак. Төнлә шулай ук мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтелмәячәк.
7 ноябрьгә кадәр ярминкәләр һәм ваклап сату объектларыннан тыш сату-күргәзмәләр үткәрелмәячәк. Ачык һавада сәүдә итәргә мөмкин.
18 яшькә кадәрге балалар сәүдә үзәкләренә әти-әниләре белән генә килергә тиешләр.
30 октябрьдән башлап һәм санитария-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплексларында), биналарда урнашкан аттракционнарның, букмекер конторалары, компьютер һәм интернет-клублар, боулингларның эшчәнлеге туктатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев