Татарстанда коронавирустан дәваланыр өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан
Даруларны алдан сатып алып куярга кирәкми, препаратларны белгеч кенә билгеләргә тиеш, дип белдергән сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотикка, вируска каршы препаратка, кан оемасынга кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арту күзәтелә, дип белдергән “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
“Коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотик, вируска каршы препарат, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Халык аларны күрше киңәше белән запаска алып куярга тырыша”, – дип хәбәр иткән Фәридә Яркәева.
Даруларны алдан ук алып куярга кирәкми, аларны белгеч билгеләргә тиеш, дип белдергән министр урынбасары. Даруларны табиб киңәшеннән башка кабул итәргә ярамый, чөнки бу җитди нәтиҗәләргә һәм авыруны катлауландырырга мөмкин.
“Сезнең күршегезгә, туганыгызга һәм якыныгызга билгеләнгән дару башка кеше өчен бөтенләй туры килмәскә мөмкин, чөнки препаратларны чирләрне, яшь һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып сайлыйлар. Шуңа күрә даруларга ихтыяҗ китереп чыгарырга кирәкми”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев