Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда мәктәп укучысы полициягә мәктәптә шартлау турында хәбәр иткән

Шаярткан 8 яшьлек малайның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда икенче сыйныф укучысы полицейскийларга мәктәптә шартлау турында хәбәр иткән. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы хәбәр итә.

Әлеге хәл шимбә булган. Көндез полициягә мобиль телефоннан ир бала шалтыратып, мәктәптә шартлау булды, дигән.

Хокук сакчылары телефоннан шаяртучыны кайнар эздән тапкан. Ул шәһәрнең 37нче комплексында яшәүче сигез яшьлек ир бала булып чыккан.

Шаярткан малайның әти-әнисе, улларын тиешенчә тәрбияләмәүләре өчен,  административ җаваплылыкка тартылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев