Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда транспорт законнарын бозган өчен сигез пассажир автобусын “кулга алганнар”

“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенә сынау проекты сыйфатында әлеге транспорт чараларын саклауны ышанып тапшырдылар

 (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда транспорт законнарын бозган өчен быелның маеннан алып сигез пассажир автобусы “кулга алынган”. Россия транспорт күзәтчелегенең Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

“Бездә  “кулга алынган” транспорт чараларын саклау белән бәйле зур булмаган проблема бар иде. Әлеге мәсьәлә хөкүмәт тарафыннан күтәрелде, алар  әлеге транспортларны саклауны “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенә сынау проекты сыйфатында ышанып тапшырды. Бүген без сигез транспорт чарасын “кулга алдык” инде”, – дип хәбәр итте ул. 

Реклама

Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов белдергәнчә, пассажирларны даими маршрутта рөхсәтсез йөрткәнгә – биш автобус, лицензияләр реестрына кертелмәгән өчен – ике, автотранспорт компаниясенең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү турында килешүе булмаган өчен бер автобус “кулга алынган”. 

Хокукны бозган автотранспорт компанияләренә карата транспортларын “кулга алу” тәртибен кулланырга мөмкин булуы хакында Радик Рамазанов “Татар-информ” агентлыгына җиткергән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев