Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә ала

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак.

(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таңнары"). Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. «Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләр 22 августка кадәр кабул ителә. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев