Татарстанның Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш районнарындагы шәхси йортларда кошларның вирус (кош гриппы) белән зарарлануы ачыкланган.
Кош гриппы буенча уңышсыз булып саналган Чуашия районнары, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Саратов өлкәләреннән китерелгән кошлар моның чыганагы булырга мөмкин.
(Тәтеш, 21 июль, «Тәтеш таңнары»). Лаборатория тикшерүләре кошның нәкъ тә менә югары патогенлы грипптан үлүен раслаган.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария Идарәсе начальнигы – ТР баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Карары (№10, 17.07.2018 елдан) нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә ТР Баш дәүләт ветеринария инспекторының аерым күрсәтмәсе чыкканчы тере кошларны сату туктатыла.
Йорт кошлары көтүендә кош гриппына (чирнең клиник, патологоанатомия билгеләре, көтмәгәндә мал кырылу) шикләнгән вакытта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез.
Телефоны: 2-87-74.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышын үткәрде. Анда “Тәтеш муниципаль районы территориясендә кош гриппы буенча профилактика чаралары турында”гы сораулар каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев