Тәтеш районда карлы һәм болытлы һава торышы көтелә
Аны республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Бүген, 25 январь, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар явуы ихтимал, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге.
.jpg)
Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Төнлә термометр баганалары -9..-14 градус күрсәтәчәк, ә көндез -4..-9 градус салкын көтелә.
Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев