Тәтеш районында мобиль поликлиника эшли башлады
Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплексларның чыгулары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча гамәлгә ашырыла.
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). 2023 елның 27 февралендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс Тәтеш районы халкын кабул итә башлады.
Мобиль комплекс Олы Шәмәк авылында урнашкан. Мобиль комплекс белгечләре бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, табиб-невролог, кан тамырлары хирургы бар.
Гомуми практиклар, фельдшерлар үз пациентларының исемлекләрен әзерлиләр.
Олы Шәмәк табиб амбулаториясендәге гомумтәҗрибә табибына мөрәҗәгать итеп язылырга була.
Телефоны: 5 -66-33.
Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплексларның чыгулары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча гамәлгә ашырыла.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев