Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районының Жуково авылында янгын чыгу очрагы булды

Тәтеш районының МЧС хез­мәт­кәрләре әйтүенчә, бу хактагы хәбәр 30 октябрьдә 00 сәгать 30 минутта килеп ирешкән. Йортның януын беренче булып яшь егетләр Булат Әбелханов, Игнат Рыжов һәм Евгений ­Си­маков күреп алганнар.

 (Тәтеш, 9 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).


– Мин үзем Кызыл Тарханнан, минем янга Жуководан дусларым килгән иде, – дип сөйләде хәбәрчеләргә Булат. – Мин аларны өйләренә илтеп куйдым һәм алар урамындагы йорттан куе төтен чыгуын күрдек, янган ис килүен сизеп алдык. Женя Симаков телефоннан янгын чыгуы турында МЧСка хәбәр итте,  Игнат Рыжов авыл җирлеге башлыгы Наталья Борисовага шалтыратты, мин Килдештәге дусларга шалтыраттым. Без капканы ачмакчы булдык, ләкин ул бикле иде, шул чагында Игнат койма аркылы сикереп керде һәм безгә капканы ачты. Тәрәзәне шакый башладык, караңгы иде, беркем дә җавап бирмәде. Һәм ике минуттан соң кинәт кенә хатын-кыз кычкырганы ишетелде, без өйдә кемдер барлыгын, кешене коткарырга кирәклеген аңладык. Дуслар йорт хуҗабикәсенең колагы начар ишетүен әйттеләр, тәрәзәдән без төтен арасында кемнеңдер бүлмә буйлап йөргәнлеген күрдек. Бу вакытка йорт янына күршедәге Леонид Батраков йөгереп килеп җитте. Хатын-кыз тәрәзәне ачты һәм кабат залга йөгерде, ул куркынган хәлдә иде, аннары янә тәрәзәгә ыргылды, мин инде тәрәзә төбендә басып тора идем, аны тотып алдым да урамга алып чыктым. Леонид йортка кереп документларны алып чыгарга теләде, әмма ут телләре инде бик көчле күтәрелгән иде, сайдинг белән тышланган агач йорт дөрләп тиз янды. Мин хатын-кызны күршеләренә керттем, ул бернәрсә дә аңламый булып чыкты, мин аны төрлечә тынычландырырга тырыштым, ул күршеләрен күргәчтен генә тетрәнү халәтеннән чыкты һәм елап җибәрде. Бу вакытта Жуководан янгын сүндерү машинасы килде, без дуслар белән су агызу җиңсәсен сүтә, су сиптерергә ярдәм итә башладык.  

– Ялкынны чиратлашып сүн­дердек, алышынып тордык, чөн­ки төтеннән тиз тончыктык, без­нең саклану әйберләре юк иде. Аннары Олы Тарханнан һәм Тәтештән янгын сүндерү бригадасы килде, эш тизләтелде, үз хезмәтләренең осталары эшкә алындылар, – дип өстәде Игнат Рыжов. 

Янгын сүндерүдә катнашкан яшь егетләрнең нинди хисләр кичерүләре турында сорагач, алар курыкмадык дип җавап бирделәр, дусларга башта өйдә кеше бармы яки юкмы, аларга ярдәм кирәкме икәнлегенә инанырга кирәк булган. Шуннан соң бәлагә тарыган кешене ничек коткару турында уйлаганнар. Аннары алар ут телләре якындагы йортларга таралмасын өчен барлык тырышлык­ларын куйганнар. Евгений ялкынны сүндерергә шулхәтле тырышкан, хәтта кулын профнастилга җәрәхәтләвен сизмәгән дә, соңыннан аңа медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәткәннәр.

Реклама

Булат янгын вакытында аңа көллияттә укыган чакта алган белемнәре ярдәм итүе хакында әйтте, ул бинаның ишеген ачмаска тырышкан, чөнки һава күп керү янгынны көчәйтеп кенә җибәрә, хатын-кызны чыгаргач ук, тиз арада тәрәзәне ябып куйган. Шулай ук дуслары белән бергә плитәгә газ килә торган урынны да яхшы итеп ­томалаганнар. 

– Котырынган янгынны үз күзләрең белән күргәч, килеп чыккан хәлнең барлык афәтен тулысынча аңлыйсың, – дип уртаклашты курсант. – Һәм янгын куркынычсызлыгы – буш сүзләр булмавына тагын бер кат инанасың. 

Аның әйтүенчә, әлеге очрак аңа янгын сүндерүче һө­нәрен юкка гына сайламавына һәм ар­миядә хезмәт итеп кайтканнан соң белгечлеге буенча эшләргә ом­тылуына ышанычын ­арттырган.  

Янгыннан коткарылган Жуково авылы кешесе тетрәнү халәтеннән чыккач, егетләргә битараф булмаганнары һәм күрсәткән батырлыклары өчен күз яшьләре аралаш рәхмәт белдергән, ә яшьләр аңа, алар урынында булган һәркем дә шулай эшләр иде, дигәннәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев