Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр алдакчылар ятьмәсенә эләгүләрен дәвам итә

Полициягә 1955 елда туган тәтешле мөрәҗәгать иткән,

Полициягә 1955 елда туган тәтешле мөрәҗәгать иткән, ул отышлы инвестиция алу нияте белән 190 000 сумга онлайн кредит рәсмиләштергән һәм акчасын алдакчыларның билгесез счетларына күчергән.

Шундый ук алдау тәртибе буенча 2023 елның 28 һәм 29 сентябрендә шәһәрнең тагын ике кешесе үз акчаларыннан мәхрүм калган, янәсе дә аларга банкның иминлек службасы хезмәткәрләре шалтыраткан. Тәтешлеләрне счетлардагы акчаларыгыз куркыныч астында һәм аларны алмакчы булалар, дип ышандырганнар. Иминлек максатларында барлык булган акчаларын башка, шул исәптән зыян күрүчеләрнеке булган счетларга күчерергә, шул ук вакытта мобиль кушымта урнаштырырга кирәк дигәннәр, зыян күрүчеләр шулай эшләгән дә. Шуннан соң алдакчыларга ID-сервер номерларының мәгълүматларын биргәннәр, шул рәвешле үзләренең кесә телефонына читтән торып, шул исәптән банкның мобиль кушымтасына да керү мөмкинлеген тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, 1968 елда туган ир-ат – 75 мең сум, 1982 елда туган хатын-кыз 206 мең сум акчасыннан колак каккан.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә профилактик эш алып барылуына, газетабызда алдакчылык фактлары турында даими рәвештә язып торуга карамастан, тәтешлеләр элеккечә үк билгесез кешеләргә ышануларын дәвам итәләр, алар төрле сылтаулар белән аларның ышанычын яулыйлар.

Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре онлайн опера­цияләр нәтиҗәсендә килгән кодларны, парольләрне, номерларны беркайчан да сорамый. Трубканы куегыз, сөйләшүне туктатыгыз һәм банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз, аның номеры банк картасының икенче ягында күрсәтелгән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев