Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләр “Все СВОи” марафонында катнаштылар

17 октябрьдә Татарстан буйлап Интернет чел­тә­рендә узган зур пат­риотик акция махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, хәрби комиссариат вәкиллә­рен һәм барлык битараф булмаган кешеләрне берләштерде.

Республиканың барлык районнарында, шул исәптән Тәтеш районында да, теләге булучылар хәрби комиссариат вәкилләреннән РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, түләүләр, социаль гарантияләр турында тулы мәгълүмат ала алдылар.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та “Все СВОи” республика марафонында чыгыш ясады. Казанда телевидение студиясендә туры эфирда ул безнең районда контракт буенча хезмәткә җәлеп итү буенча эшнең ничек алып барылуы, солдатларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм күр­сәтелүе турында сөйләде, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасына барулар турында да әйтеп үтте.

– Без җиңәчәкбез, бер­нинди дә шик юк, – дип бил­геләп үтте әңгәмә ахырын­да Рәмис ­Хатыйп улы.

Реклама

Сүз уңаеннан, шушы көннәр­дә район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы оешма­лары җи­тәкчеләре тарафыннан РФ Үзәк хәрби округы солдатларына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

“Авангард” газетасы да “Все СВОи” марафонында катнашты: көн дәвамында социаль челтәрләрдә һәм безнең “Тәтеш таңнары” сайтында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, контракт буенча хезмәт итүгә багышланган материаллар бастырылды. Газетабызның бүгенге саны  ватанпәрвәрлек темасына һәм махсус хәр­би операция геройларына ­ба­гышланган диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев