Тәтештә «Иминлек әлифбасы» дигән профилактик акция узды
Балалар уен формасында җәйге чорда урамнарда һәм сулыкларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр.
(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары»). Кичә Үзәк паркта "Форпост" яшьләр хәрәкәте активистлары «Иминлек әлифбасы»дигән профилактик акция үткәрделәр. Аны «Форпост үзәге» хәбәр итә.
Балалар уен формасында җәйге чорда урамнарда һәм сулыкларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләрен һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр.
фотоны «Форпост үзәге» тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев