Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә тантаналы митинг булды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт ­Гасимов һәм Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин барлык буын геройларга сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

фото: Елена Калашникова

Тәтештә Дан Мемориалы янында Ватан Геройлары көненә багышланган “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл!” дип исемләнгән тантаналы митинг булды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт ­Гасимов һәм Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин барлык буын геройларга сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр. 

Тәтешлеләр батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Батырлык өчен рәхмәт йөзеннән Дан Обелискына тантаналы рәвештә – гирлянда, Мәңгелек утка кызыл канәферләр куелды.  

Ватан Геройлары көне уңаеннан райондагы барлык мәгариф учреждениеләрендә һәм авыл җир­лекләрендә төрле чаралар булып узды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев