Реклама
Җәмгыять
Тәтештәге интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар һәм инвалидлар өчен медицина тикшерүе үткәрелде
Невролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог, офтальмолог һәм уролог өлкән яшьтәге кешеләргә кабул итү алып барды.
(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар һәм инвалидлар өчен, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, медицина тикшерүе үткәрелде.
Учреждениедә атна дәвамында Казаннан килгән мобиль комплекс белгечләре эшләде. Невролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог, офтальмолог һәм уролог өлкән яшьтәге кешеләргә кабул итү алып барды. Социаль хезмәтләр алучыларга белгечләр тарафыннан дәвалау курслары билгеләнде, өстәмә тикшеренүгә һәм хастаханәдә дәвалануга юллама бирелде.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев