Telegram «Татмедиа» холдингы өчен социаль медиаларда өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора
"Татмедиа"нең Telegram-каналы Татарстанда алдынгылар бишлегенә керде.
(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”). Узган атнадагы нәтиҗәләр “Татмедиа”нең Telegram-каналы Татарстанда алдынгылар бишлегенә керүен күрсәтте, дип хәбәр ителә телеграм-канал материалларында.
“Каналга бер атнада 36 тапкыр сылтама ясалган. Бу уңышлы каналлар бишлегенә эләгү мөмкинлеге бирде. “Татмедиа” агентлыгының рәсми телеграмы “Шалтай-Бабай” һәм “by Kazan” каналларын узып, күзәтү рейтингында өченче юлны алды”, диелә хәбәрдә.
Түбән Камада 2021 елда яңа заманча экстрим-парк ачачаклар дигән пост киң танылу алган. Аны үткән атнада 16,5 мең кеше караган.
Электрон ресурс 2019 елның августында эшләтеп җибәрелгән. Канал көн саен Татарстан Республикасында мөһим вакыйгалар турындагы яңалыкларны, фото һәм видеоларны урнаштыра. Telegram “Татмедиа” холдингы өчен социаль медиаларда өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.
Быелның язында “Татмедиа”нең Telegram каналы Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының башка каналларына язылучылар исәбен узып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев