Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешнең йөзек кашы

Буа һәрвакыт шәһәрнең истәлеклеурыннарының берсе булган.


Агач күпер аша көн саен йөзләгән кеше уза. Нинди генә кичектергесез эшләре булмасын, алар көзгедәй ялтырап яткан су өстендәге болытлар һәм яр буендагы каеннар чагылышына карап сокланырга өлгерәләр. Мәрхүмнәр истәлегенә куелган Александр Невский исемендәге кәшәнә дә заманча архитектура һәйкәле буларак шулай ук игътибарны җәлеп итә.


Киләчәктә буаны төзекләндерү эшләре хакында без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Дмит­рий Пироговтан белдек.

- Буа күзгә күренеп үзгәрә. Кош сыннары барлыкка килде, аларны "Тетюши-Сельхозснаб" МТС ҖЧҖ директоры Әдһәм Абдуллин ясап куйды. Әле ул сулык уртасына фонтан урнаштыруны да планлаштыра. Һәм буа шунда ук ничектер матурланып, җанланып киткәндәй булды. Табигый матурлыкка су буендагы зифа камышлар да ямь өстенә ямь өстиләр. "Жилсервис" ҖЧҖ күпер култыксаларын һәм тимер челтәрләрне буяп, яңартып җибәрде, озакламый тузган такталары да алыштырылачак. Яңа өйләнешүчеләр дә бу күпергә килеп, мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп йозак элүне һәм, бәхеткә юрап, аның ачкычын суга ташлауны матур гадәткә керттеләр, ә андый урын, әлбәттә, зәвыклы булырга тиеш. Тик менә су буендагы көнкүреш калдыкларын җыеп аласы, үләннәрен чабасы бар. Язгы сулардан саклау өчен дамбаны да ныгытырга кирәк. Герб һәм патшабикә Екатерина Икенче Указы белән стела ландшафтын бизәү өстендә эшлисе бар.

Яр буенда беседка, верандасы суга карап торган җәйге кафе ачылса, Күл урамыннан Маяковский урамына җыеп алынмалы күпер сузылса ничек әйбәт булыр иде, бәлки иганәчеләр, я булмаса катамараннарны һәм көймәләрне прокатка биреп торучылар табылыр.
Киләчәктә шәһәр буасы туристларны, кунакларны һәм, барыннан да элек, тәтешлеләрнең үзләрен җәлеп итәрлек ял итү өчен матур, уңайлы, чис­та урыннарның берсе булыр дип фаразлыйбыз.

Форсаттан файдаланып, газета аша һәркемгә үз шәһәрегезне яратыгыз дип мөрәҗәгать итәсе килә. Чөнки җыештырган түгел, чүпләмәгән җир генә чиста була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство