Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тикшерү узыгыз

Тәтеш районында күчмә флюорограф эшли башлады.

(Тәтеш, 4 август, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, көн саен 100 кешегә кадәр кабул итә ала торган күчмә флюорограф районның зур авылларына барачак. Халыкка уңайлы булсын өчен тирә-як авыллардан да алып килү оештырылган. Күчмә флюорограф ярдәмендә гражданнарны туберкулезга, яман шешләргә, үпкәләрнең хроник авыруларына, шул исәптән кичерелгән коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре буларак хроник чирләрне профилактик тикшерү үткәрелә. 

Флюорография – күкрәк читлеге органнарын тикшерүнең иң гади һәм һәркем файдалана алырлык ысулларының берсе, ул авыруларны яки аларның башлануын ачык­ларга мөмкинлек бирә.

Реклама

Күр­сәткечләр буенча пациентларны сайлап алуны медицина хезмәткәрләре үткәрә. Барлык сорау­лар буенча участок табибына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев