Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тилчәдән сакланырга мөмкин

Тилчә – йорт һәм кыргый куш тояклы хайваннарның иң киң таралган авыруларының берсе.

– Кискен рәвештә баручы әлеге чир температура һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, җилен тиресе, аяклар чабыру һәм кабарчыкланып чыгу белән дәвам итә. Аның белән еш кына мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар авырый, сарыклар, кәҗәләр һәм тояклы кыргый хайваннар азрак. Кешеләр дә тилчә авыруы белән авырый ала, әмма ул шул ук вакытта кешедән кешегә йокмый. Кеше организмы өчен ул җитди нәтиҗәләр китерми, шулай да җитди катлауланулар куркынычы бар, – ди районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Авыру хайваннар – чирнең чыганагы булып тора, шул исәптән инкубацион (яшерен) чорындагылар да, ул гадәттә 1 көннән 7 көнгә кадәр, ә кайвакыт 21 көнгә кадәр дәвам итә. Авыруны китереп чыгаручы матдә тышкы мохиттә тотрыклылыгы белән аерылып тора. Кеше организмына ул берничә юл белән эләгергә мөмкин: зарарланган тире япмасына яки лайлалы тышчаларга хайванны карый торган әйберләр аша, тирестән, аслыклардан һәм башкалардан; авыру хайваннан ясалган ит продукциясеннән, сөттән; авыруны китереп чыгаручы матдәләр булган судан; йон, тирес кисәкчәләрен, вируслы селәгәйләр яки азыклар сулаганда һава-тамчы юлы белән.

Белгеч инфекция һәм клиник билгеләр арасында – 1 – 7 тәүлек, сирәгрәк 21 тәүлек булырга мөмкин дип ачыклый. Авыруның кискен барышы вакытында мөгезле эре терлекләрдә ашаулары начарлану, селәгәй бүленеше арту күзәтелә, аннары тән температурасы 40,5 – 41,5 градуска кадәр күтәрелә, хайван хәлсезләнә, азыктан баш тарта. Икенче – өченче көнгә аскы һәм өске иреннәренең эчке ягында, аскы яңакның тешсез кырыенда, телдә һәм яңакның лайлалы тышчасында куыклар барлыкка килә, кайбер хайваннарда – тояк­лар арасында һәм җиленендә. 12 – 24 сәгатьтән соң куыклар ярыла, эрозияләр барлыкка килә, бу вакытта тән температурасы нормаль хәлгә төшә, күп итеп селәгәй ага башлый. Бозауларда тилчә кис­кен гастроэнтерит күренешләре белән уза. Өлкән хайваннар – 5 – 14 тәүлектән соң, яшь терлекләр 1 – 2 тәүлектән соң үлә.

Дуңгызларда температура, хәлсезлек, ашаулары начарлану күзәтелә. Өлкән дуңгызларда тилчә 8 – 25 көн дәвам итә, имүче дуңгыз балаларының 60 – 80 проценты беренче 2 – 3 көндә үлеп бетә.

– Тилчә вирусының рай­онга үтеп керүен булдырмау максатыннан зоогигиена нормалары һәм хайваннарны тоту кагыйдәләре таләпләрен үтәргә, азыкны яхшы территорияләрдән генә сатып алырга һәм аларны ашату алдыннан термик эшкәртү үткәрергә кирәк, – дип киңәш бирә тәтешлеләргә Рәмис Гарипов. – Хайваннарны тотуны, азык саклау һәм әзерләү урыннарын даими дезинфекцияләүне тәэмин итәргә; системалы рәвештә дератизация һәм дезинсекция үткәрергә кирәк. Ветеринария документлары булмаган рөхсәтсез сәүдә урыннарында хайваннар һәм хайваннар продукциясе сатып алмагыз, ә яңа сатып алынган барлык хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл җирлеге хакимиятендә теркәгез, мәҗбүри карантин үткәрегез. Әгәр дә сез терлек чалырга уйласагыз, ветеринария белгече тарафыннан аны алдан тикшерүне тәэмин итегез, ит һәм чалу продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы да үткәрелергә тиеш. Хайваннар тилчәсенә шикләнелгән барлык очраклар турында шунда ук Тәтеш, Ветшәһәрчек урамы, 11а йорты адресы буенча яки 8(84373)2-87-74 телефоны буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев