Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әҗәтлеләрнең счетларында яшәү минимумын саклап калдырачаклар

Аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре.

(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

– Хәзер приставлар башкарма производство буенча бурычлы кешеләрнең яшәү минимумы кадәрге акчасын ала алмаячагы хакында ишеттем. Бу дөресме? – дип сорый шәһәрле Фәннур В.

–  “Башкарма производство турындагы “Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (№ 234-ФЗ, 29.06.2021 елдан) нигезендә, башкарма производство буенча бурычлыларга 2022 елның 1 февраленнән баш­карма гамәлләр кылганда өстәмә гарантияләр бирелә, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында”гы Федераль закон (№ 134-ФЗ, 24.10.1997 елдан) РФ гражданнарына минималь акчалата керем алу буенча дәүләт гарантияләрен билгеләгәндә һәм РФ гражданнарын социаль яклауның башка чараларын гамәлгә ашырганда, РФда яшәү минимумын билгеләү һәм аны исәпкә алу өчен хокукый нигезне билгели.
“2022 елга, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет турында”гы Федераль законның 8нче маддәсе (№ 390-ФЗ, 06.12.2001 елдан) нигезендә, 2022 елда җан башына яшәү минимумы күләме Россия Федерациясе буенча тулаем алганда – 12 654 сум, эшкә яраклы халык өчен – 13 793 сум, пенсионерлар өчен – 10 882 сум, балалар өчен 12 274 сум күләмендә расланган. 

Әзерләнгән үзгәрешләр белән бәйле, 2022 елның 1 февраленнән башкарма ­производстволарга бурычлы булган гражданнарга яшәү минимумы күләмендә айлык керемне саклап калу хокукы биреләчәк. Бурычлы гражданин тарафыннан, производствода башкарма производствосы булучыдан, суд приставы-башкаручыга язылган гариза аның счетындагы акчаны саклап калу өчен нигез булып торачак.

Күрсәтелгән гаризаны карау нәтиҗәләре буенча, бурычлының счетындагы яшәү минимумын исәпкә алып, суд приставы-башкаручы тарафыннан акча түләттерү бурычы күрсәтелгән карар чыгарылырга ти­еш. Әлеге карар мәҗбүри үтәү органнары өчен генә түгел, әгәр түләттерү эш бирүчеләрнең ­финанс бүлекләре ­тарафыннан башкарылган очракта, эш бирүчеләр өчен дә мәҗ­бүри булачак. Мондый очракта суд приставы-башкаручы карарын әҗәтлегә тапшыру бурычы эш бирү­чегә йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев