Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Торакны янгыннан саклагыз

ТРның Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хезмәткәрләре торакны янгыннан саклау буенча киңәшләр бирә.

(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары»). 

Реклама

– Беркайчан да урын-җирдә тәмәке тартмагыз, – дип киңәш итәләр алар тәтешлеләргә. – Балалар кулына шырпы эләгү мөмкинлегенә юл куймагыз.  Кабызылган электр приборларын күзәтүчесез калдырмагыз; зур куәттәге ике һәм аннан да күбрәк көнкүреш приборларын бер розеткага тоташтырмагыз; үткәргечләрнең торышын күзәтегез, үзегезнең иминлектә экономияләмәгез; электр щитында “чорнап ялгаулар” кулланмагыз. Газ плитәсендә лаклар һәм буяулар җылытмагыз, бензинда әйберләр юмагыз; плитә өстендә киемнәр киптермәгез. Үзегез ясаган электр гирляндаларын кулланмагыз. Чормаларны, подвалларны, эвакуация юлларын, балконнарны һәм лоджияләрне чүп-чар белән тутырмагыз; балконнарда янучан матдәләр сак­ламагыз – бер канистрдан берничә катка таралган янгыннар чыгуы мәгълүм. Исегездә тотыгыз, янгыннан саклануның төп ысулы – үзең аның сәбәпчесе булырга тиеш түгел. Янгын чыккан очракта кичекмәстән коткару хезмәтенең “01”, “112” телефоннары буенча ­шалтыратыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев