Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Төтен юллыгында куркыныч яшеренгән

Татарстанда 8 гыйнварда сөрем газына агулануның берьюлы ике очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”).

Шуның берсе Мөслимә районында булган: 54 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Җиңелчә дәрәҗәдә агуланучыны җирлек хастаханәсенә илткәннәр. Моңа төтен юллыгының морҗасы боз белән катуы һәм нәтиҗәдә бинада җилләткечнең бозылуы сәбәпче булган.  
– Һава торышы салкын булу белән бәйле, йортларында һәм фатирларында аерым газ казаннары урнаштырылган кешеләргә мичне игътибар белән күзәтеп торырга, морҗа башына боз катмауга юл куймаска кирәк. Бу сөрем газының чыгу юлы томаланганлыктан, аның бинада тупланып калуына китерә. Төтен юллыгын көн саен карап торырга кирәк, – дип киңәш итәләр тәтешлеләргә МЧС хезмәткәрләре. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев