Реклама
Җәмгыять
ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертелде
“Татарстан Рәисе” атамасын яңа сайланган вазифаи затка карата гына куллану тәкъдим ителә.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Дәүләт Советының 39нчы утырышында ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү, шул исәптән Татарстан Республиканың югары вазифаи заты атамасын үзгәртү буенча фикер алышу булды.
“Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы – Глава Республики Татарстан-Татарстан Рәисе” атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аңа Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raise-atamasyn-yana-sailangan-vazifai-zatka-karata-gyna-kullanu-takdim-itela-5864702
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев