Тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтәләр
Өйрәнүләр зарурилык булуга карап, Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре белән берлектә үткәрелә.
(Тәтеш, 2 март, “Тәтеш таңнары”).
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәткәрләргә, өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарның туганнарына карап-тәрбияләү, йорт шартларында тернәкләндерү ысулларын өйрәтү максатында “Тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе” технологиясе буенча дәресләр уздыра.
Дәресләр авыр хәлдәге чирләүчеләрне тәрбияләү күнекмәләрен үзләштерүнең теоретик һәм гамәли нигезләренә төшенүне, сәламәтлек торышы артыннан күзәтү һәм контрольдә тоту ысулларын өйрәнүне, тернәкләндерүнең техник әйберләреннән файдалануны, карап-тәрбияләүне оештыру мәсьәләләре белән бәйле психологик аспектларны өйрәнүне, социаль ярдәм рәвешендәге курслар төрендә мәгълүмати лекция һәм гамәли дәресләрне тормышка ашыра.
“Узган елда 26 дәрес үткәрелде, шуның өчесе – төркемлеләр, егерме өче – аерым. Агымдагы елда әлегә ике аерым дәрес узды”, – дип билгеләп үтте өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Земкова.
Өйрәнүләр зарурилык булуга карап, Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре белән берлектә үткәрелә.
“Тәрбияләү һәм тернәкләндерү мәктәбе” кысаларында өйрәнергә теләүчеләрнең барысы да 2-63-13 телефоны яки Тәтеш, Ленин урамы, 114а, 1нче бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев