Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр көзге кич утырулар оештыра

Милли колорит элементлары белән дәресне психолог Наталья Самаркина үткәрде.

(Тәтеш, 1 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Көзге кич утырулар” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Милли колорит элементлары белән дәресне психолог Наталья Самаркина үткәрде.

Бәйрәмгә хатын-кызлар милли кием киеп килде. Кул эшләре белән шөгыльләнүче әбиләр йон эрләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук чарада катнашучылар халык иҗатын искә төшерделәр, конкурсларда катнаштылар, гармун көе астында туган телләрдә җырлар башкардылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев