Реклама
Җәмгыять
Тәтеш муниципаль районы Советының 55 нче утырышы
9 сентябрь көнне район мәдәният йорты бинасында Тәтеш муниципаль районы Советының 55 нче утырышы булып узды.
(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 9 сентябрь көнне район мәдәният йорты бинасында Тәтеш муниципаль районы Советының 55 нче утырышы булып узды.
Хезмәтләрен хөрмәтләп:
“Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарын үстерүдәге хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнделәр:
– Халиков Илдар Фәһим улы, Келәш авыл җирлегендә 20 ел җирлек башлыгы булып эшләгән;
– Хәлилова Фәһимә Сафиулла кызы, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы.
“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Галиуллин Рәис Шәрәфлислам улына “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде.
“Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Шәйхаттаров Илгиз Фатыйх улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Сиякин Юрий Викторовичка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы Гасимова Светлана Иргиз кызына “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
– Волкова Зоя Германовна, хезмәт ветераны;
– Гавчева Инна Владимировна, районның кредит оешмасы начальнигы.
Тәтеш районының Мактаулы гражданнары “Татария АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгесе белән бүләкләнделәр:
– Гасимов Әсхәт Гасим улы,
– Дубровский Александр Владимирович,
– Жарков Владимир Николаевич,
– Нәфигыйн Рөстәм Абдулла улы,
– Сергеев Николай Николаевич,
– Фазлыев Марат Галимҗан улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев