Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комисс­иясе утырышы булды

Тәтеш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комисс­иясе утырышында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә милекләрнең сакланышын тәэмин итү һәм “Новая заря” ҖЧҖда видеокүзәтү камералары урнаштыру мәсьәләсе каралды – әлеге хуҗалыкта фермадан бозау урлау очрагы булды.

(Тәтеш, 9 август, «Тәтеш таңнары»).  Киңәшмәдә шәһәр автовокзалы, елга порты территорияләренә пассажирлар килгәндә куркынычсызлыкны һәм аларның милкен саклауны тәэмин итү, шул исәптән видеокүзәтү камераларының санын арттыру буенча өстәмә чаралар тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары тарафыннан шулай ук авыл мәдәният йортларында күмәк чаралар вакытында ирекле халык дружинасы составында җәмәгатьчелек тәртибен саклауда белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең дә катнаша алу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә тикшерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев