Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз әтисенең банк картасыннан акча урлаган

Тәтеш районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз әтисенең банк картасыннан акча урлаган өчен шартлы срок алды.

 (Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы прокуратурасы 37 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә (банк счетыннан урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

2019 елның маенда хөкем ителүче әтисе янында кунакта булганда, аның кием кесәсеннән банк картасын урлавы  ачыкланган. Икенче көнне ул картадан 30 мең сум акча алып, аларны шәхси ихтыяҗларына тоткан.

Суд хөкем ителүчегә шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Тәтеш районы прокуратурасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев