“Тәтеш җәүһәрләре” командасы “Аулак өй-баттл” республикакүләм проектының ярымфиналында катнашты
(Тәтеш, 27 июль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районының “Тәтеш җәүһәрләре” командасы “Аулак өй-баттл” республикакүләм проектының ярымфиналында катнашты.
Милли гореф-гадәтләрне һәм татар халкының йолаларын саклау, татар телен үстерү һәм аны киләчәк буынга тапшырып калдыру өлкәсендәге әһәмиятле чарада Тәтешнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Рима Сафиуллова) һәм татар милли-мәдәни үзәге (җитәкчесе Асия Ибраһимова) активистлары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев