Тәтеш шәһәренең стендка ату базасында бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар узды
РСФСР, СССРның атказанган тренеры, Татарстанның стендка ату мәктәбенә нигез салган Солтан Сөнгатулла улы Яруллин истәлегенә багышланган спорт ярышына – стендка ату буенча Россия Кубогының IV этабына – РФның 11 төбәгеннән: Краснодар крае, Курган, Самара, Пенза, Ростов, Ленинград, Калуга, Иркутск өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Удмуртия Республикасы, Татарстан Республикасыннан 100дән күбрәк спортчы килде.
(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА (автор фотосы)). Ярышта катнашучыларны шәһәребез якты кояшы, төрле яшьтәге җанатарларның күплеге, стенд мәктәбенең һәм ату өчен мәйданчыкларның капиталь ремонттан соң яңартылган бинасы белән сөенеп каршылады.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасының “Спорт әзерлеге үзәге” ДАУ директоры Михаил Смолкин, ТР пуля һәм стендка ату Федерациясе президенты Сергей Демин спорт чарасының мәртәбәле кунаклары булдылар.
Рәмис Хатыйп улы ярышларны ачып, катнашучыларга мөрәҗәгать итте: “Алда торган ярышлар спортчылар өчен бәйрәм булачагына һәм спорт, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерүгә йогынты ясаячагына ышанам”. ТР спорт әзерлеге үзәге җитәкчесе Михаил Смолкин Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбе коллективының ярышларны әзерләүне яхшы итеп оештыруларын билгеләп үтте.
Спортчылар ике көн дәвамында, 27нән 29 июльгә кадәр, үз осталыкларын һәм җиңүгә ихтыяр көчләрен күрсәтеп, ике олимпия күнегүендә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында “скит”та, “трап”та дүрт комплект бүләкләр оттылар.
Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында “скит” күнегүендә җыелган балларда Кирилл Лявин (Казан, тренеры Светлана Демина) I урынны алды, II урында – Алексей Скоробогатов (Самара өлкәсе), III урынны Сергей Демин яулады (Казан, тренеры Светлана Демина).
Хатын-кызларның “скит” күнегүендә I урын Елизавета Евграфовада (Казан, тренеры Вячеслав Кузьмин), II урын тәтешле Ландыш Кварталовада (тренеры Андрей Кушагин), III урынны Екатерина Комарова алды (Казан, тренеры Светлана Демина).
Ир-егетләрнең “трап” күнегүе: I урын – Артем Копыстынский (Казан, тренеры Виктор Филиппов), II урында – тәтешле Никита Костягин (тренеры Александр Вавилов), III урын тәтешле Игнат Рыжовта (тренеры Виктор Филиппов).
Хатын-кызларның “трап” күнегүе: I урын – Татьяна Саранская (Казан, тренеры Татьяна Тарадайко), II урында – тәтешле Алинә Әхәтова (тренеры Альберт Бәдртдинов), III урын Казаннан Мария Трофимовада (тренеры Артем Копыстынский).
Хөкемдарлык Россия Кубогының IV этабының баш хөкемдары Константин Кузнецов җитәкчелегендә үтте. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы рәвештә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловның истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.
Самарадан ярышта катнашырга килгән стендка ату буенча дөнья Кубогы җиңүчесе, команда зачетында дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, халыкара класслы спорт мастеры Алексей Скоробогатов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: “Тәтешнең стендка ату мәктәбе – бик көчле мәктәп, ул илебезгә күп яхшы мәргәнчеләр әзерләп чыгарды. Биредә ярышлар гына түгел, ә чын спорт бәйрәме уздырыла. Монда килгәч, спортчылар нинди нәтиҗәләргә ирешүгә карамастан, бары тик уңай кичерешләр генә алалар. Солтан Сөнгатулла улы Яруллин тарафыннан нигез салынган мәктәпнең үсүе һәм данлы традицияләрне дәвам итүе – бу бик шәп”.
Җанатарлар илебезнең төрле почмакларыннан килгән спортчылар һәм тренерларның стендка ату мәктәбендә спорт традицияләренең саклануы, Тәтеш ягының гүзәллеге һәм анда яшәүчеләрнең кунакчыллыгы, спорт мәйданчыкларында бик яхшы спорт рухы хөкем сөрүе хакында белдерүләрен билгеләп үттеләр.
Россия Кубогы этабын Тәтештә үткәрү Россия Мәргәнчеләр Берлеге, ТР Спорт министрлыгы һәм Тәтеш районы администрациясе ярдәмендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев