Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш шәһәренең укучылары архив бүлегендә булдылар

Район архивыннан хәбәрләр.

(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Кичә, 2022 елның 10 гыйнварында, Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, “Яшь архивчы мәктәбе” түгәрәгенә йөрүчеләр, укытучылары Чернова Елена Владимировна җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегендә булдылар.

Алар архивариус һөнәре белән таныштылар, архив хезмәткәренең бурычлары, аның нинди таләпләргә туры килергә тиешлеге, документларны формалаштыру, саклау һәм цифрлы фотматка күчерү тәртибе турында белделәр. Шулай ук укучылар өчен архив буенча экскурсия оештырылды, анда алар ата-аналары эшли торган предприятие, оешмаларның документларын үзләре эзләп таба алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев