Тәтеш укучысы “Бозда һәм суда уяу булачакмын” республика бәйгесендә җиңү яулады
Безнекеләрне бел
(Тәтеш, 16 декабрь, "Тәтеш таңнары). Тәтеш татар урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алисә Шакирова (җитәкчесе Лилия Шакирова) “Бозда һәм суда уяу булачакмын” республика бәйгесендә җиңү яулады. Тантаналы бүләкләү Казанда “ТР буенча Россия ГХМ КСДИ ДУ үзәге” ФКУ территориясендә булды.
Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан республика этабына яшь рәссамнардан 700гә якын иҗади эш килде, жюри шулардан республиканың 42 муниципаль берәмлегеннән 50 баланың эшен сайлап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев