Тәтеш: Яңа вазифага билгеләнү
Юстициянең өлкән киңәшчесе Оксана Николаевна Шуста Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Тәтеш районы прокуроры вазифасына билгеләнде.
(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”). Оксана Шуста Львовта туган. 1996 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1996 елдан алып 2002 елга кадәр Казанның Идел буе районы прокуратурасында өлкән тикшерүче булып эшләгән. 2002 елда Идел буе районы прокуроры урынбасары булган, 2016 елдан алып 2017 елга кадәр – Казандагы Совет районы прокуроры урынбасары. 2017 елдан 2022 елга кадәр Әгерҗе районы прокуроры булып эшләгән.
Элек Тәтеш районы прокуроры вазифасында эшләгән Илдар Гайнуллин Балтач районы прокуратурасына җитәкчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев