Тәтеш үзәк район хастаханәсендә наркобәйлелектәге 12 кеше исәптә тора
Наркотикларга бәйлелек турында уйдырмалар һәм фактлар
(Тәтеш, 22 февраль, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш үзәк район хастаханәсендә бүгенге көндә 25тән 45 яшькә кадәрге наркобәйлелектәге 12 кеше исәптә тора.
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Наталья Ляченкова әйтүенчә, наркотик бәйлелек турында берничә уйдырма бар.
Уйдырма 1: Наркотик кешене ирекле итә.
Бу алай түгел. Наркобәйлелектәгеләрнең барлык уйлары бер төрлегә әйләнә – ничек тә булса чираттагы дозаны табу. Әгәр дә булмаса, ул башка бернәрсә турында да уйларга сәләтле түгел. Ләззәт тойгыларын кичерү өчен ул әле тагын мөмкин булганның барысын да эшли. Наркотиклар куллану, киресенчә – әсирлек һәм тозакка эләгү.
Уйдырма 2: Мин наркотиклардан теләсә кайсы вакытта баш тарта алам.
Бу киң таралган ялгышлык, наркотиклар бәйлелек барлыкка китерә. Наркотик әйберләр кулланудан баш тартуга наркобәйлеләрнең кимендә 2 %-ы сәләтле.
Уйдырма 3: Наркотик әйберләр тормышта проблемаларны хәл итәргә булыша.
Проблемалар башта җиңел хәл ителәдер кебек тоелыр, ләкин аннары үзен сиздерер: баш мие миңгери, хәтер начарлана, кеше эшкә яраксызга әйләнә.
Уйдырма 4: Наркотик матдәләрдән кинәт баш тарту үлемгә китерергә мөмкин.
Бу алай түгел. Югыйсә гәүдәнең сызлавы бик каты сынау булып тора, шулай да буыннарның сызлавы, гәүдәнең көчле авыртуы, йөткерү берничә атнадан уза. Вакытлар үтү белән наркотик матдәләр юкка чыга. Наркотиклар кулланудан кисәк баш тарту – үлемгә түгел, ә котылуга юл.
Уйдырма 5: Наркотикны бер тапкыр кулланып карау куркыныч түгел.
Шулай диючеләр син СПИД йоктырырга мөмкинсең, сине наркотик бәйлелек көтә, һәм дозаны күп кабул итүдән үләргә дә була дип әйтмәячәкләр.
Уйдырма 6: Җиңелчә наркотик матдәләр сәламәтлек өчен куркыныч түгел.
Бу алай түгел. Әгәр кеше даими рәвештә кыргый киндер тарта икән, аңарга инде бәйлелек булачак әлбәттә. Составына наркотиклар кергән матдәләр акыл зәгыйфьләнүгә китерә.
Уйдырма 7: Наркотиклар тормышны күңеллерәк һәм кызыклырак итә.
Бу дөрес түгел. Үзеңнең гаиләң белән аралашудан туктау, барысы хакында оныту һәм яңадан доза табу турында даими уйлау: әлеге “кызыклылык” нәрсәсе белән җәлеп итә?
Уйдырма 8: Наркотик әйберләрдән зыян була дигән сүзләр арттырып әйтелә.
Бу ялгышу. Психоактив матдә кешенең бөтен организмын җимерә. Аның ярсучанлыгы кызып китүгә, уй-фикерләренең тоткарлануына, депрессиягә, агрессиягә, хәтер начарлануга йогынты ясый.
Уйдырма 9: Бу минем тормыш. Мин бит тирә-юньдәгеләргә зыян китермим.
Наркотик шактый таләпчән һәм тиз арада үзен сиздерә: үтер, урла, теләсә ничек булса да доза тап дип “әйтәчәк”. Әгәр син кулыңа тилерткеч матдә аласың икән, ул чакта закон буенча җинаятьче булып торачаксың. Наркотиклардан баш тарту мөмкин түгел диярлек.
Уйдырма 10: Әгәр наркотикны сирәк кадасаң, ул чакта бәйлелек булмый.
Бу уйдырма. Психоактив матдәне инде икенче тапкыр куллану да сәламәт булмаган кызыксыну хакында сөйли, икенче тапкырында – дозалар арасында вакыт кыскара һәм ул наркотик бәйлелекне көчәйтә генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев