Тәтешлеләр коронавирус белән бәйле җиңелләрдән булмаган вакытларда игелекле гамәлләр кылуны дәвам итә.
Рамазан ае көннәрендә шәһәребез мәчетләре дистанцион рәвештә ифтарлар (хәйрия ашлары) һәм азык-төлек җыелмасы таратуны оештырды.
(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары").Рамазан ае көннәрендә шәһәребез мәчетләре дистанцион рәвештә ифтарлар (хәйрия ашлары) һәм азык-төлек җыелмасы таратуны оештырды.
Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе булганлыктан, ризыклар ябык тартмаларда төргәкләнгән иде һәм коронавирусның барлык профилактик чараларын үтәп, Тәтештә яшәүче 900дән күбрәк ураза тотучыга һәм мохтаҗларга тапшырылды.
Ифтарлар мәхәллә кешеләренең сәдака акчасына үткәрелде. “Шундый җиңел булмаган вакытта мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәк, безнең мәхәлләдәге кешеләргә хәйриячелек өчен рәхмәт”, – дип уртаклашты безнең белән Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.
Казанда яшәүче якташыбыз Вадим Самаркин хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итә.
Күптән түгел ул Тәтеш үзәк район хастаханәсенә медицина битлекләре тапшырган. Шушы көннәрдә Вадим Александрович шәһәрдәге балалар бакчаларына контактсыз термометрлар бүләк иткән. Контактсыз термометрларны куллану нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең, тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналарның температурасын үлчәү күпкә тизрәк бара.
Вадим Александровичның мәгариф учреждениеләренә ярдәм итүе очраклы түгел. Аның әти-әнисе – педагоглар. Әнисе Нина Ивановна Олы Шәмәк мәктәбендә – укытучы, аннан 32 ел Тәтеш шәһәренең “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Әтисе Александр Георгиевич Олы Шәмәк мәктәбе директоры, Тәтеш районы мәгариф бүлеге мөдире була, хәзерге вакытта Тәтешнең шахмат мәктәбенә җитәкчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев