Тәтешлеләр үз торакларын гына түгел, тирә-юнь территорияләрне дә тәртиптә тоталар.
Тирә-юньдәге матурлык һәм тәртип күбесенчә һәр кешенең төзекләндерүгә нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле.
(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары"). Көннәрнең берсендә редакциябезгә шәһәрле Любовь Комышева шалтыратты. Әлеге ханым Тәтешнең ничек итеп төзекләнә һәм матурлана баруы турында гәҗит битләрендә сөенеп укуы, шулай ук биредә яшәүчеләрнең дә урамнарны бизәргә омтылуы хакында уртаклашты. “Күптән түгел Гагарин урамыннан уздым, андагы йортларның берсендәге өйалды бакчасының аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруын күрдем, күңелгә рәхәт булды”, – дип хәбәр итте ул.
Өйалды бакчасының хуҗабикәсе Лидия Королева икән, без аның белән башта телефон аша сөйләштек, аннары йорты каршында очраштык (битлекләр һәм перчаткаларда). Хезмәт ветераны инде 80не узган, һәм ул хәрәкәттә – бәрәкәт, файдалы активлык сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, дип раслый. Безнең өчен ул чәчәкләр патшалыгы буйлап үзенә бер төрле сәяхәт ясады (социаль ераклыкны үтәп). “Яратам әлеге нәзәкатьле чәчәкләрне, – дип уртаклашты чәчәк үстерүче. – Алар үзләренең гүзәллекләре белән иртә яздан алып салкын көзгә кадәр сөендереп утыралар. Рассадасын үзем үстерәм, карап-тәрбиялим, ә инде көннәр җылынгач, урамга чыгарып утыртам, күпьеллыкларны үзләренең чәчәкләре белән язын тагын шатландырсыннар өчен томалап куям. Улым Вячеслав миңа зур ярдәм күрсәтә, аңардан башка бернишли дә алмас идем”.
Лидия Петровна чәчәкләр һәм яшелчә культураларын үстерүдә бары тик табигый өстәмә тукландыргычлар – көл, черемә куллануын әйтеп, үсемлекләрне микроэлементлар белән баету һәм зарарсызландыру өчен суган кабыгыннан төнәтмә ясау серләре белән дә уртаклашты. Су салынган өч литрлы банкага өч уч суган кабыгы алабыз, караңгы урында бер тәүлек тотабыз, аннары эремәне 10 литрга кадәр җиткереп, концентратны су белән болгатабыз.
Хуҗабикә болай дип сөйли: “Берничә төстәге суҗыярлар (үлән үсемлекләре) узып йөрүчеләрдә һәм күршеләрдә аеруча да соклану уята. Пионнар, утчәчәк бик матур булып тулып ата, шушы көннәрдә кашкарыйлар, бәрхетләр, циниялар, арыслан авызы чәчәкләрен утырттым – алар көз азагына кадәр чәчәк атып утырачак. Әгәр кем дә булса орлыклар сораса, һичшиксез бирәм, яраткан шәһәребезнең урамнары тагын да матурлансын иде”.
P.S. Җәннәт почмагының ян капкасын ябып чыкканда өйалды бакчасының җыйнак кына ясалган койма артындагы үләннәрнең дә шулай ук тротуарга кадәр пөхтә итеп киселгәнлегенә, биредә миләш агачы, люпиннар утыртылуына игътибар итәм. Уйлап куйдым: хуҗаларның чисталыкны кайгыртуы үз йортлары чикләреннән ары да күренә, ә кайберәүләрнең капка төбендәге үләнне чабып алырга да вакытлары юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев