Реклама
Җәмгыять
Тәтешлеләргә көнкүрештә газны файдаланганда аның табигый үзлекләрен исәпкә алырга һәм кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк
Алар хакында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов искә төшерә:
"Газ плитәсе эшләгән вакытта форточка ачык булырга тиеш, чөнки саф һава җитәрлек булмаган очракта газ тулысынча янмый һәм куркыныч исле газ бүлеп чыгара. Төтен юллыкларының һәм вентиляцияләрнең эшләвен һичшиксез күзәтегез, яхшы суырамы икәнлеген тикшерегез, ә җылылык сезоны башланганда янгын сүндерү службасыннан төтен юллыкларының торышы турында акт алыгыз. Табигый газны имин куллану буенча инструктаж узыгыз, кулыгызда приборларны файдалану буенча белешмә булсын һәм аларны үтәгез. Әгәр инде газ җайланмасының төзексезлеген ачыкласагыз, белгечләрне чакырыгыз.
Үз белдеклегегез белән газ кертү, күчереп кую, газ приборларын алыштыру һәм ремонтлау эшләрен башкармагыз. Газ приборларының конструкциясен, төтен, вентиляция системасы җайланмаларын үзгәртмәгез, төтен юллыкларын чистарту өчен билгеләнгән вентиляция каналларын, "кесәләрне", люкларны томаламагыз. Приборлар төзек булмаганда газдан файдаланмагыз, аеруча да газның саркып чыкканын күргәндә. Эшләп торган газны күзәтүчесез калдырмагыз һәм балаларны аңа якын җибәрмәгез. Биналарны газ плитәсе ярдәмендә җылытмагыз, төтен юллыкларына актның гамәлдәге вакыты чыкканда җылылык казаннарыннан файдаланмагыз, зәңгәр ягулык чыгуын ачыклау өчен ут кулланмагыз. Әгәр бинада газ исе сизсәгез, приборларны ача торган һәм андагы краннарны кичекмәстән ябарга, тәрәзәләрне, ишекләрне ачарга, үтәли җил йөрерлек итәргә кирәк. Ут кабызмагыз, тәмәке тартмагыз, яктырткычны, электр приборларын элдермәгез, кешеләрне газ белән пычранган зонадан чыгарып, 104 номеры буенча газ хезмәтен чакырыгыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев