Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләрнең якты истәлеге

Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда авылларыбыз­дан киткән якташларның исемнәрен һәм батырлыкларын тагын бер кат искә төшерәбез.

Зур Әтрәч халкына да Бөек Ватан сугышы тирән, төзәлмәслек яралар сала. Немец илбасарлары басып кергәч, илебез азатлыгын сакларга 161 әтрәчле китә. Шуларның 96сы явыз дошманга каршы сугышканда яу кырында батырларча һәлак була, кайберләре хәбәрсез югала.
Фашистларны җиңеп, исән-имин кайткан авылдашларыбыз Исмәгыйль Мөхетдинов, Мотыйк Миңнуллин, Нуретдин Зарипов, Габдулла Гайнуллин, Нургали Ибраһимов, Шәрифҗан Шакиров, Нургали Миңнегалиев, Бәдретдин Вәлиевләр хакында, һәрберсен дә санап бетерерлек түгел, аерым бер китап язып булыр иде. Нуретдин һәм Исмәгыйль абыйлар Дан орденнарының тулы булмаган кавалерлары, әтиебез Бәдретдин - ике Кызыл Йолдыз ордены иясе, дистәләгән медаль белән бүләкләнгән: "Сталинградны саклаган өчен", "Батырлык өчен", "Кенигсбергны алган өчен", "Японияне җиңгән өчен", "Германияне җиңгән өчен". Әлбәттә, башкалар да алардан калышмаганнар, орден-медальләргә лаек булганнар. Шунысы аяныч, бүгенге көндә ике Әтрәчтә дә ветераннар калмады.
Сугыштан кайткан фронтовиклар, дәһшәтле елларда күргән авырлыклары өчен ял итәргә хокуклы булсалар да, җиң сызганып колхозда эшләделәр, үзләреннән соңгы яшь буынга искә алырлык якты эз калдырдылар.
Илебезгә Җиңү язы килгән саен аларның һәрберсен тирән хөрмәт белән барлап чыгабыз, бүгенге тыныч тормышыбыз хакына керткән өлешләре өчен без аларга чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев