Тәтештә «Туган тел-халык рухы» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә булып узды
Кичә район үзешчәннәренең рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендәге якты номерларыннан торды.
(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”).
18 февраль көнне Тәтеш районы мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел-халык рухы» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә булып узды.
Кичә район үзешчәннәренең рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендәге якты номерларыннан торды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан бик җылы бәяләнде. Аны Тәтеш районы мәдәният йорты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев