Тәтештә "Za Победу" акциясе үткәрделәр
Активистлар Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән “Za Победу” акциясе үткәрделәр, Z хәрефе рәвешендә Георгий тасмасын тараттылар.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”).
9 март көнне ГАПОУ «Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте» «Форпост» куркынычсызлык хезмәте активистлары Голованова Александра, Бикмуллина Диана, шулай ук ГАПОУ «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» «Форпост» куркынычсызлык хезмәте активистлары Комарова Диана, Иванихина Дарья Донбассны яклау буенча хәрби махсус операциягә ярдәм йөзеннән "Za Победу" акциясе үткәрделәр. Аны «Форпост» үзәге хәбәр итә.
Активистлар Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән “Za Победу” акциясе үткәрделәр, Z хәрефе рәвешендә Георгий тасмасын тараттылар.
Нәкъ менә шушы латин хәрефен, ак буяу белән ясалган бу хәрефне ниндидер хәрби техникабызда күрергә мөмкин. Оборона министрлыгында аңлаттылар: бу «Җиңү өчен» дигәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев