Түбән Тархан авылы китапханәсендә әдәби-шигъри сәгать уздырылган
Чарада катнашучылар Дагестанның танылган халык шагыйре тормышы һәм иҗаты, аның иҗтимагый эшчәнлеге белән танышканнар.
Шагыйрь Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Түбән Тархан авылы китапханәсендә «Рәсүл Гамзатов - барлык заманнар һәм халыклар шагыйре» дигән әдәби-шигъри сәгать уздырылган.
Чарада катнашучылар Дагестанның танылган халык шагыйре тормышы һәм иҗаты, аның иҗтимагый эшчәнлеге белән танышканнар. Очрашу Гамзатовның туган йортын, үз халкын, туган тауларын, әнисен, хатын-кызны хөрмәт итүен, халыкларның мәхәббәтен һәм дуслыгын данлаган шигырьләре белән үрелеп барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев