Түбән Тархан авылы мәчетендә Коръән ашы уздырылган
Мәҗлес районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның сәламләү сүзләреннән һәм Коръән аятьләре укудан башланып китте.

Түбән Тархан авылы мәчетендә Коръән ашы уздырылган.
- Мәҗлес районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның сәламләү сүзләреннән һәм Коръән аятьләре укудан башланып китте, гыйбрәтле вәгазьләре күңелләргә үтеп керерлек булды.
Аннан җыелган кунакларыбыз һәм авылдашларыбыз аш, тәм-томнар белән сыйланып, муллабыз Булатов Фариткә, табынны әзерләүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, алдагы елларда да, илләр-көннәр тыныч, исән-имин булып, мәчетебезгә йөреп торырга, мул табыннар артында җыелышырга насыйп булса иде дигән теләктә калдылар, - дип уртаклашты авылның мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова.

фотоларны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев