Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган телне балачактан белергә кирәк

Конференциядә иҗтимагый оешманың эшен бәяләделәр.

фото: Галина Тазетдинова

Тәтештә “ТР Тәтеш муниципаль районының чуваш милли-мәдәни автономиясе” җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конферен­циясе булып узды. 

Форум балалар сәнгать мәктәбе­нең актлар залында  булды, анда катнашучыларны “Шусам” фольклор ансамбле сәламләде. 

Иҗтимагый оешма советы­ җитәкчесе Володар Тимофеев үзенең докладында агымдагы ел үзенчәлекле бул­ды дип билгеләп үтте. Чуваш мәгърифәтчесе Иван Яков­лев тууына 175 ел тулу уңаеннан берничә төрле план­дагы чаралар үткәрелде, бу дата зурлап билгеләп үтелде.   

– Хәзерге вакытта районда дүрт меңнән күбрәк чуваш яши, шуларның 245е мәктәп яшендәгеләр, аларның нибары 112се генә туган телне өйрәнә, – дип  хәбәр итте Володар Аркадьевич. – Шул ук вакытта балаларның күбесе туган телне белми, әлеге мәсьәлә өстендә планлы рәвештә һәм җентекләп эшләргә кирәк. ТР һәм Чувашия Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан чуваш теле һәм әдәбияты бүлмәлә­рен җиһазлауга зур ярдәм күрсәтелә. 

Чыгыш ясаучы әйтүенчә, мәдәният хезмәткәрләре чуваш телен һәм әдәбиятын сак­лауга зур өлеш кертә. Кошки-Новотимбаеводагы Иван Яковлев исемендәге музейда күп төрле чаралар уздырыла, зур мәгърифәтчелек эшләре алып барыла. Грант бәйгеләрендә катнашу да нәтиҗәле булышлык булып тора, аларда җиңү  ярдәмендә милли киемнәр, музыка уен кораллары, күргәзмә палаткалары сатып алына.    

Богдашкино төп мәктә­бенең чуваш теле һәм әдә­бия­ты укытучысы Алена Торгашова үзенең чыгышында мәгариф учреждение­ләрен­дә туган телне укыту мәсь­әләләренә аеруча да җентеклерәк тукталды. 

Казаннан килгән кунак, ТРда Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев Тәтеш районының милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз, нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте һәм үткә­релгән чараларга югары бәя бирде. 

– Телгә югалырга юл куймаска кирәк. Әлегә без бар икән, ул яшәячәк,  ләкин аны саклау өчен методикаларны һәм бу максатка ирешү юлларын дөрес сайларга кирәк, – дип басым ясады Константин Анатольевич.   

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков форумда катнашучыларны сәламләп, районда чуваш милли автономиясе – респуб­ликабыздагы кебек, аеруча да актив һәм нәтиҗәлеләрнең берсе диде. 

фото: Галина Тазетдинова

Конференция нәтиҗәләре буенча җирле иҗтимагый оешма советы эше канәгать­ләнерлек дип танылды, совет­ның яңа составы, ревизия комиссиясе расланды, җитәкче итеп бер тавыштан кабат Володар Тимофеев сайланды. 

Конференция кысаларында аксакаллар шурасы оештыру, яшьләр лидеры кандидатурасын сайлау буенча, шулай ук Володар Тимофеевка Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины исемен бирү турында тәкъдимнәр кертелде. 

Ахырдан Тәтеш районында яшәүчеләрне актив иҗтима­гый эшчәнлекләре, чуваш халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен тантаналы бүләкләү булды. 

– Тәрбия гаиләдән башлана, һәм үзеңнән башларга кирәк. Әлбәттә, моның белән беррәттән, мәгариф учреж­дение­ләре һәм мәдәният уч­режде­ниеләре дә үз өлеш­ләрен кертергә тиеш, Иван Яковлев музеен балалар өчен тәрбия ча­ра­сы буларак активрак файдаланырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга район башлыгы урынбасары Евгений Курков.  – Дистә елдан соң район территориясендә чуваш телендә сөйләшерләрме, чувашлар үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын хәтерләрме икәнлеге сезнең инициа­тивалы булуыгызга бәйле булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев