Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туксан – җитди дата

Бакырчыда яшәүче Миңнебану Саттаровага иртәгә 90 яшь тула.

(Тәтеш, 24 октябрь, Тәтеш таңнары, Юлия КАЛИНИНА). 


Футбол һәм хоккей ярата
Бакырчыда яшәүче Миңнебану Саттаровага иртәгә 90 яшь тула.
Ул 1928 елның 25 октябрендә ТАССР Тәтеш районы Үтәмеш авылында туа. Аның яшьлеге сугыш вакытларына туры килә. Башта фронтка өч абыйсы Муса, Корбангали, Хәмәтгали һәм әтисе китә, өйләренә бары тик бер Муса гына исән-сау әйләнеп кайта. Тылда тормыш шулай ук җиңелләрдән булмый: Миңнебану Миңгали кызы сеңелесе һәм әнисе белән бергә колхозда хезмәт куя, көченнән килгән кадәр теләсә нинди эшне башкара.
Сугыштан соң кыз үз язмышын төптән үзгәртергә уйлый һәм Юдино эшчеләр поселогына китә, анда тимер юлда эшли. Ләкин туган җир туфрагының тарту көче үз дигәнен итә: Миңнебану Миңгали кызы 1956 елда Үтәмешкә кайта һәм күршедәге Бакырчы авылы егете Әүхәт Саттаровка кияүгә чыга. Башта “Алга” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя, аннары, егерме елдан артык, Бакырчы мәктәбендә техник хезмәткәр була.
Саттаровларның дүрт баласы туа: өч кыз һәм бер малай. Миңнебану Миңгали кызы хәзерге вакытта улы гаиләсе белән яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул килененә өй мәшәкатьләрендә хәленнән килгән кадәр булышырга тырыша. Тыл эшчәне әле тагын футбол белән кызыксына һәм хоккей карарга бик ярата!

Хуҗалыкны алып бара

Ивановкада гомер кичерүче Ольга Тайманова октябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул ТАССР Буа районы Боерган авылында туа. Кыз кечкенә вакытта әти-­әнисе белән беренче күченүчеләр исәбендә Ивановкага китеп төпләнә. Ольга Николаевна сөйләвенчә, аларны уңдырышлы җирләр һәм куе урманнар җәлеп иткән. Биредә, Тәтеш районында, аның балачагы һәм яшьлеге ­үткән.
Авыл кешеләренең күпчелеге кебек ул да колхозда хезмәт куя. “Элек печән чабучылар арасында ярышлар оештыралар иде. Шуларның берсендә әти ир-егетләр, ә әни хатын-кызлар арасында җиңде. Мин кечкенә булган, ә менә ир туганым әлеге очракны хәтерли. Әни һәрвакытта тыныч булды, беркем белән бәхәсләшмәде, көнләшмәде. Мин әнинең мичтә пешергән кәбестә ашын бик тә яратам”, – дип сөйли кызы Вера. 
Ольга Тайманова ире Михаил белән илле елдан артык тату гомер кичергәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ә алтын туйларын бөтен авыл белән билгеләп үткәннәр. 
Тыл эшчәне үзенең 90 яшендә йорт хуҗалыгындагы эшләрне дә башкара әле. Дөрес, ул зур түгел, абзарында берничә тавыгы бар. Әмма Ольга Николаевнага алардан башка ямансу булыр иде.
Юбилей көнендә аны, туганнары һәм якыннарыннан тыш, Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Краснов та котлап, нык сәламәтлек теләгән.

Окоплар казырга туры килде
Кушкуйдан Анна Кутяшовага шушы көннәрдә  90 яшь тулды.
“Мин Кече Бисәрдә тудым, аннары безнең гаилә Кушкуйга күченде. Шулай итеп биредә яшим”, – ди Анна Павловна.
Сугыш вакытындагы күп кенә яшьтәшләре кебек, ул да тылда эшли, окоплар казый. Аннары, пенсиягә чыкканчы “Правда” колхозында сыер савучы булып эшли. Анна Павловнаның гомуми эш стажы – 43 ел.
Ул хәзерге вакытта ир туганы Александр Кутяшов һәм аның хатыны Галина тәрбиясендә яши. 
Анна Павловна юбилей көнендә Нармонка авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимовтан котлау кабул итте, ул шулай ук район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән дә тәбрик­ләмә тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев