Туры эфирда сорауларга җавап бирделәр
“Авангард” газетасы редакциясендә “Тәтеш районында юл хәрәкәте иминлеге” темасына туры эфир булды.
Бу вакытта, безнең газетаның социаль челтәрдәге төркемендә, теләге булган һәркем район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Альберт Гасимовка, җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләренә сораулар бирә алды.
Җитәкчелек һәм шәхсән район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан Тәтеш районында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл-транспортта имгәнүләрне кисәтүгә зур игътибар бүлеп бирелә. Шуңа да карамастан, шоферлар үз гомерләрен гына түгел, ә башка кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куеп, юл йөрү кагыйдәләрен даими рәвештә бозалар.
– Районның дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналы берничә елдан бирле эшли, анда исерек хәлдә транспорт йөртүчеләр турында аноним рәвештә хәбәр итәргә була. Әмма, ни аяныч, район халкыннан мәгълүматлар килми, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Ленар Сәгъдиев һәм тәтешлеләрне шундый фактлар турында хәбәр итәргә өндәде.
Ул шулай ук җыелучыларның игътибарын караңгыда яктылык кайтаргыч әйберләр куллануга юнәлтте, җәяүлеләрнең урамда тиешсез урыннардан юл аркылы чыгу очраклары ешая баруын хәбәр итте.
Туры эфир җәйге каникуллар башланыр алдыннан үткәнлектән, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның юл-транспортта имгәнүен кисәтүгә аерым мөрәҗәгать итте.
– Ата-аналар балигълык яшендә булмаган балаларына мотоцикллар һәм мопедларны торган саен ешрак сатып алалар. Исегезгә төшерәбез, мопедларны 16 яшькә җиткәч, М категорияле таныклык алганнан соң гына иярләргә мөмкин. Мотоциклларны 18 яшькә җиткәч кенә һәм А яки А1 категориясенә ия булгач кына йөртергә мөмкин, – диде Ленар Сәгъдиев.
Туры эфир барышында районда яшәүчеләрнең сораулары яңгырады. Мәсәлән, хезмәт ветераны Станислав Преснов Ленин урамында үзәк район хастаханәсе ягыннан берьяклы хәрәкәт ясап буламы дип кызыксынды.
– Хәзерге вакытта мәсьәлә хәл ителү дәрәҗәсендә тора. Якын араларда җавап әйтеләчәк, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов.
Сергей Хрусцелевский һәм Евгения Гәрәева “Әкият” балалар бакчасы, шәһәрдәге 1 нче мәктәп һәм автовокзал янындагы эшләми торган светофорларга игътибарны юнәлттеләр.
– Тәтештәге 1 нче урта мәктәп янында яңа заманча светофор урнаштырылачак, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе. – Калган сораулар контрольгә алынды.
“Әкият” балалар бакчасы янында, җәяүлеләр кичүе каршында машиналар һәрвакытта тукталмый, дип билгеләп үтте Елена Кудина. Альберт Гасимов район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә юлның әлеге участогында контрольне көчәйтергә йөкләде.
Ольга Прокофьева белән Вера Нагуськинаны К. Либкнехт һәм Калинин урамнары, Пушкин һәм Свердлов урамнары киселешендә светофорлар урнаштыру мөмкинлеге кызыксындыра.
Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, светофор яки җәяүлеләр кичүе урнаштыру өчен тиешле транспорт инфраструктурасы булырга тиеш. Бу участокларда алар юк, әмма бу мәсьәлә контрольгә алынган.
Район прокуроры урынбасары Александр Гаюн хәбәр иткәнчә, агымдагы елда берничә тикшерү үткәрелгән. Соңгылардан берсе – мәгариф учреждениеләренә керү юлларының иминлегенә. Хокук бозулар ачыкланган. Туры эфир ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе кешеләрнең иминлеге беренче урында торуын билгеләп үтте.
– Әгәр сезнең юл хәрәкәте иминлеге буенча сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса – мөрәҗәгать итегез, без һәрвакыт элемтәгә керергә һәм сөйләшүгә әзер, – дип йомгаклады Альберт Гасимов.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның биш аенда Тәтеш районында зыян күрүчеләр белән 1 юл-транспорт һәлакәте булган: бер кеше һәлак булган, икенчесе – авыр хәлдә. Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 583 очрагы ачыкланган, шуларның 27се – шоферларның исерек хәлдә булуы аркасында. Чагыштыру өчен, узган елны мондый фактлар 15 булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев