Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыл ветераннары белән очрашу

Байраш мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу-кичә булып узды.

Очрашуда сугыш чоры балалары, мәктәп директоры Нияз Салихов, авыл Советы җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев, укытучылар һәм укучылар катнашты. Кичәне Эльвира Хикмәтова алып барды.
Әдәби-музыкаль композиция барышында сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез үз язмышлары турында сөйләделәр. Укучылар аларны игътибар белән тыңладылар, рәхмәт йөзеннән, кулдан ясалган открыткаларын бүләк иттеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар укучыларга тыныч тормыш, бәхетле балачак, сәламәтлек теләделәр. Хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып, төпле белем алыгыз дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев